Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү.
2025 елның 5 мае 00. сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр
5 майда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
- төнлә һәм иртән яшенле яңгыр;
- төнлә һәм иртән секундына 15-20 метр тизлектә искән көчле җил.
Чемпион титулы өчен хатын-кызлар көрәште
Җиңү көне алдыннан Нурлатта «Нур» татар мәдәнияте үзәге агитбригадасы оештырган «Җиңү автойөреше-80» патриотик акциясе узды
Бүген 4 нче май көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәт алучылар белән әлеге интернат-йорт хезмәткәрләре башкарган "Алты кызга бер кияү"спектакленең видеоязмасын карадык. Экранда таныш йөзләрне күргәч, спектакльгә зур кызыксыну булды.
Җылылык башлану белән талпаннар да активлаша, алар тешләгәндә төрле йогышлы авыруларны кузгатучыларны йоктырырга мөмкин. 2024 елда талпан тешләүгә бәйле 253 очрак теркәлгән.
Бөек бәйрәм – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Лениногорск ветераннар Советында буыннарны берләштергән тантаналы чара узды.
«Лениногорск шәһәре» муниципаль берәмлеге Башлыгы урынбасары Галия Котдус кызы Урманова Лениногорскида яшәүче Фәүзия Фәхрулла кызы Әхмәтованы 95 яшьлек юбилее белән котлады.
3 май-Бөтендөнья Кояш көне. Бу көнне китапханәче Балаларга кояш турында, иң мөһим йолдыз турында сөйләде һәм рәсем конкурсында катнашырга, үзенең кояшын ясарга тәкъдим итте. Балалар илһамланып, үз хезмәтләренә бөтен фантазияләрен һәм осталыкларын кулланып, рәсем ясадылар. Төсле карандашлардан файдаланып, балалар эссе җәйнең төп символы-кояш ясадылар. Конкурста катнашучылар шулай ук табышмакларга җавап бирделәр һәм кояш турында мәкальләр искә төшерделәр. Кояш сүзе кергән китаплардан торган күргәзмәгә күзәтү ясалды,шигырьләре кычкырып укылды.