Саба районы башлыгы, "АлтынГрупп" ҖЧҖ генераль подряд оешмасы, "АртСтрой" ҖЧҖ субподряд оешмасы вәкилләре катнашында "Саба район үзәк хастаханәсе" ДАССОның кан тамырлары үзәге төзелеше буенча киңәшмә узды. Киңәшмә катнашучылары объектны сыйфатлы эшләү турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Тимершык авылында республика программасы буенча светодиодлы яктырткычлар урнаштырылды. Эшне Балтач районының "Энергоресурс" ҖЧҖ башкарды.
Саба туган якны өйрәнү музеенда бинаны капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә. Янгынга каршы системаны, яктырту приборларын көйләү, шулай ук экспозицион модульләрне җыю эше алып барыла.
Олы Шыңар авылында инеш яр буйларын төзекләндерү эшләре дәвам итә: электр яктырткычлар куелды, тротуар өчен брусчатка җәелә. Эшләрне «БарсЭлитСтрой» ААҖ башкара.
Тимершык авыл җирлегендә эчәргә яраклы су системасының төгәллеген, төзеклеген “Шемордан МПП ЖКХ” ҖЧҖ тәэмин итә. Алар үз эшләрен вакытында, төгәллек белән башкарып үтиләр.