Быел безнең республикабыз 100 еллыгын бәйрәм итәргә җыена.
Без район халкын Рушан Миңнегулов өчен тавыш бирергә чакырабыз!
03.02.20 г. Кырбаш авыл клубында «Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы»дигән стенгазета чыгардылар. Татарстан Республикасы Президентының 2019 елның 25 сентябрендәге ПУ-572 номерлы Указы нигезендә, Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан, Татарстан Республикасын торгызуның һәм үстерүнең мөһим тарихи этабына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатларында, 2020 ел Татарстан Республикасында Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы елы дип игълан ителде.
ТАССРның йөз еллыгы – Татарстан Республикасы һәм аның күпмилләтле халкы өчен әһәмиятле чор.
Әлеге тарихи вакыйганы бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында балалар ТАССРның 100 еллыгына багышланган стена газетасы чыгардылар.
ТАССРның 100 еллыгына әзерлек актив рәвештә бара. Чараларда тәрбияләнүче балаларнын диалогик һәм монологик сөйләмнәрен үстерәбез, туган ягыбыз өчен патриотизм хисе тәрбиялибез, Татарстан тарихы белән таныштырабыз.
1 февраль көнне бездә "Минем Туган ягым - Татарстаным" исемле виртуаль экскурсия узды. Шулай ук "Татарстан буенча" дигән викторина үткәрелде. Балалар чараларда актив катнаштылар, бик күп файдалы мәгълүмат алдылар. Балаларга бүләкләр һәм грамоталар тапшырылды. Алар грамоталарны портфолиога тутырдылар.
21 гыйнвар көнне Иске Мичән мәдәният йортында, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, “ Яшьлегемә бер кайтыйм әле!” дип исемләнгән чара үткәрелде.
30 гыйнвар көнне "САБА-АРЕНА" спорт мәктәбендә ТР пенсионерлары арасында шахмат һәм шашка буенча ТАССРның 100 еллыгына багышланган Х Республика темпо-турнирына ярышлар узды.
23 гыйнвар көнне Тимершык урта мәктәбенең педагог-оештыручысы Гыйниятуллина И.И. Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү чаралары кысаларында, «ТАССРның 100 еллыгы» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде.
Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә Саба районының 90 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган әңгәмә һәм рәсем конкурсы үткәрделәр.
12 нче сентябрьдә Саба балалар сәнгать мәктәбендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгын чагылдырган мастер-класс үткәрелде.
25 июль көнне Юсып-Алан клубы мөдире һәм Юлбат китапханәсе хезмәткәре, Калатау һәм Йосыф-Алан халкы белән Калатау болында «челтерәп ага чишмәбез!». Бу бәйрәм халкыбызның гореф-гадәтләрен һәм йолаларын саклау максатыннан үткәрелде. Бәйрәмдә халык җырлары, милли уеннар яңгырады.