Саба муниципаль районы администрациясенең инфраструктура үсеше бүлеге территориябезнең транспорт каркасы — уңайлы тормыш, уңышлы бизнес һәм республикада беренче авыл агломерациясен төзү буенча амбициоз планнарны гамәлгә ашыру нигезе-ничек төзелүе һәм үсүе турында сөйли.
Сатыш авылында арендалы торак төзелеше башкарылган. Яңа йорт ачкычы яшь белгечкә тапшырылды. Сатыш авылында квалификацияле белгечләр өчен махсуслаштырылган арендалы торак төзү проекты социаль әһәмияткә ия проектларга дәүләт ярдәме программасы кысаларында гамәлгә ашырыла. Әлеге проект авыл янында урнашкан предприятие һәм оешма хезмәткәрләренә уңайлы яшәү шартлары тәэмин итүгә юнәлдерелгән һәм төбәкнең ерак районнарына кадрлар җәлеп итүгә ярдәм итә.
Көчле кар яву һәм бураннардан соң Тимершык авыл җирлеге биләмәсендә урамнарны һәм тротуарларны кардан чистарту оештырылды. Җирлек буенча җирле юлларны һәм тротуарларны вакытында чистарту эшләре бара. Шәхси эшмәкәр Ибраһимов, «Болгар» ҖЧҖ тракторчылары тырышлыгы белән барлык урамнар һәм тротуарлар вакытында чистартыла.