ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

8 февраль көнне Явлаштау мәдәният йортында ТАССР төзелүнең 100 еллыгына, Саба районы төзелүнең 90 еллыгына, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган  «Саба дулкыннары», «Саба таңнары» коллективлары һәм Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең  «Буыннар чылбыры»-«Связь поколений» дип аталган отчет - иҗат концерты булып узды. 

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге ТАССРга 100 ел #SABA 90
saby.tatarstan.ru

«09» февраль көнне Бигәнәй мәдәният йортында ТАССР төзелүнең 100 еллыгына, Саба районы төзелүнең 90 еллыгына, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган  Эзмә авыл җирлеге үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның «Жырлыйк туган якта» дип исемләнгән отчет - иҗат концерты булып узды. Фойеда әлеге күренекле даталарга багышланган күргәзмә оештырылды. Тамашачылар концертны бик теләп карадылар, үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның һәр чыгышын тамашачылар кочле алкошлар белән каршы алдылар.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге ТАССРга 100 ел #SABA 90
saby.tatarstan.ru

12
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

      Татарстанда яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашучыларның барысы да Җиңүнең 75 еллыгына федераль һәм төбәк түләүләрен исәпкә алып, 100 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча алачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Балтач районында халыклар дуслыгының туган якны өйрәнү музеенда булганда хәбәр итте.

Тэги: ТАССРга 100 ел
saby.tatarstan.ru

11
февраль, 2020 ел
сишәмбе

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Саба балалар сәнгать мәктәбендә күргәзмә оештырылды.

Тэги: Мәдәният бүлеге ТАССРга 100 ел
saby.tatarstan.ru

Шәмәрдән авылында яшәүче Гөлбану Гайфи кызы Филипповага - 90 яшь.

Юбилярны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Марсель Хуҗин, Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Айдар Гәрәев тәбрикләделәр.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге ТАССРга 100 ел
saby.tatarstan.ru

7 февраль – ТРсы гербы кабул ителгән көн. Шул уңайдан  Олы Кибәче авыл китапханәсендә, яшүсмерләр белән берлектә,  ТАССР төзелүгә 100 ел һәм ТРсы гербы  кабул ителү көненә багышланган  “Белемлеләр- ТАССР тарихы битләрен барлый” дигән  викторина уздырылды. Шулай ук ТАССРның 100 еллыгына багышланган күргәзмә эшләнде. Викторинада сорауларга иң күп дөрес һәм төгәл җаваплар биреп, Габдрахманов Фәнгиз җиңү яулады.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге ТАССРга 100 ел
saby.tatarstan.ru

10
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

8 февраль көнне Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "ТАССРның 100 еллыгы", "Саба районының 90 еллыгы", "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы"дигән стендлар әзерләделәр һәм урнаштырдылар.

Тэги: Мишә авыл җирлеге ТАССРга 100 ел
saby.tatarstan.ru

7
февраль, 2020 ел
җомга

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Сатыш авыл китапханәсендә "Ак калфак" түгәрәгенә йөрүче ханымнар өчен "Туган авылым Сатыш"дип исемләнгән түгәрәк өстәл, әңгәмә үткәрелде. Һәр кешенең үз гомерендә туган, балачагын һәм яшьлеген үткәргән, әти – әнисе, әбиләре һәм бабалары, иң якыннары һәм кадерле кешеләре яшәгән  урыннар бар.  Шуларны истә тотып, туган авылыбызның тарихы һәм матурлыгы, Сатыш авылыннан чыккан күренекле шәхесләр һәм истәлекле урыннар турында сөйләнелде. Шулай ук авылыбызның имамы, Алмаз Галимҗанов та бу очрашуга чакырылган иде. Ул мәчетнең авыл тормышында роле турында сөйләде, катнашучыларны борчыган сорауларга җавап бирде. Бүгенге көндә ислам диненең роле һәм кешенең рухи халәте турында фикерләр дә алышынды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге ТАССРга 100 ел
saby.tatarstan.ru

6
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Быел  безнең  республикабыз   100  еллыгын бәйрәм  итәргә  җыена.

Тэги: Мәгариф идарәсе ТАССРга 100 ел
saby.tatarstan.ru

5
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

Без район халкын Рушан Миңнегулов өчен тавыш бирергә чакырабыз!

Тэги: ТАССРга 100 ел
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International